МӘГЪСУ’МАНӘ рәв. фар. кит. иск. Саф, гөнаһсыз, керсез күңел белән; чын күңелдән. Төшә искә сабый чакларым: Мәгъсуманә йөгереп уйнап йөргән, Зар-хәсрәттән хали чакларым. М.Фәйзи. Бу матур мәгъсуманә көлү Искәндәргә яңадан-яңа җан кертте. К.Тинчурин