МӘГЪРУРЛЫК и. Горур булу; үз-үзенә ышанганлык. Аның [Сарьян абыйның] йөзендә эчке мәгърурлыгын чак тыеп торган канәгатьлек һәм шул ук вакытта үзе генә белгән ризасызлык та чагыла. М.Галиев. Әнсар, әкрен генә борылып, мәгърурлык белән җавап бирде: – Исәнмесез! З.Хәким. Манаралар саклый мәгърурлыгың, Шәһри Болгар – минем Элладам. Н.Хисамов |