МӘГЪРУРЛАНУ ф. Эреләнү, тәкәбберләнү, масаю. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» – дип, мәгърурланып ашыйдыр идем. Г.Тукай. Ул йөзьеллык имәннәре елдан-елга мәгърурлана, колач җитмәслек кәүсәләре, бүрәнә-бүрәнә ботаклары белән котны алып, җил-давылдан курыкмыйча, һаман үсәләр дә үсәләр, ныгыйлар да ныгыйлар. Ф.Яхин

Мәгърурланып тору Берникадәр яки әледән-әле мәгърурлану. Гаюр тәңре үз дәһшәтен үзе күреп Мәгърурланып торгач әзрәк гаршесендә, Ачты серен кулындагы колларына. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә