МӘГЪРУ’РАНӘ рәв. 1. 1) Горурланып, горурлык белән. – Күрәсеңме безне, менә без нишләдек?! – дигән төсле, мәгъруранә кукраеп утыралар иде. Н.Думави. – Мин сезгә тагын да матуррагын китерермен әле, --- – дип, мәгъруранә үз көчемә ышанганлыгымны белдердем. Г.Кутуй. Җиңел арбада чибәр ир-егет мәгъруранә утыра. Р.Батулла

2) Вәкарь белән, эреләнеп, тәкәбберләнеп. Ишекне ача да өйгә мәгъруранә кереп китә. Ә.Баян. Һәм... мәгъруранә үтеп баручы маэмаем өстенә ярсып ыргылган овчарка белән тавыш-тынсыз гына сугышып, үз горурлыгын саклый белүенә шаклар катам. Р.Юсупова

2. с. мәгъ. Горур; эре, тәкәббер. Ул менә өстәлдә шундый мәгъруранә кыяфәттә бөгәрләнеп ята ки: «Ә мин сиңа менә хат алып кайттым», – ди ул. Х.Туфан. Күз карашы мәгъруранә, шул ук вакытта аңарда безгә – җир кешеләренә аңлашылмый торган тагын нәрсәдер бар кебек. Г.Әпсәләмов. Аның белән янәшә пионер галстугы таккан мәгъруранә Сонька, җиңенә кызыл бәйләгән физкультура укытучысы Чумак басып торалар. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә