МӘГЪРУР с. гар. кит. 1. 1) Үз-үзенә ышанган, көчле рухлы; горур. Бер урында ул [Такташның романтик герое] юлында очраган каршылыкларны тар-мар китереп барган мәгърур кеше буларак ачылса, --- чынбарлыкны тарихи катлаулылыгында һәм конкретлыгында аңлый алмавы өчен сыкрана-әрни башлый... Т.Галиуллин. Үз җиренең мәгърур йөрәкле бер баласы иде бу Зөһрә сылу. А.Хәлим. Габдулла Кариев ярлы булса да мәгърур кеше булган, дип сөйлиләр. Р.Батулла 2) Масайган, тәкәббер, эре. Ул – бик мәгърур кеше, дөньяда мин генә даһи кеше, дип уйлаучы иде. Г.Бәширов. Әнсарның зәп-зәңгәр күзләре чамадан тыш майланган, килеп җитәрәк, ул мәгърур кыяфәт белән авызын чалышайтты. З.Хәким. Нефтьчеләрнең йөреш-торыш бөтенләй башка: мәгърурлар! Фыртлар! Моңа ничек түзеп тормак кирәк! Казан утлары 3) Данлыклы, бөек; мәһабәт. Таяныч ноктасы, горурлык чыганагы буларак мәгърур Идел елгасы алыну табигый. Т.Галиуллин. Кап-кара чуеннан коелган, биниһая зур, мәгърур һәйкәл иде ул. Р.Фәизов. Әдип үзен бөек илнең – Советлар Союзының мәгърур улы дип санады. Р.Сверигин 2. рәв. мәгъ. 1) Горурлык белән, горурланып. Ә ул мәгърур гына баш изәп саубуллаша да тагын шигырьләренә чума. К.Кәримов. Юлаучының үзен артык мәгърур тотуына гаҗәпләнсә, соңра, баш игәндә, артык ялагайларча төче елмаюы Ананы шиккә калдырды. Тарих эчләрендә ниләр бар? 2) Эреләнеп, тәкәббер рәвештә. Ул бик кәпрәергә ярата булса кирәк, үзен бик эре тота, һәрвакыт мәгърур басып тора ---. Г.Әпсәләмов. Борыннарын чөйгән кызлар, хәерчегә баккандай, мәгърур басып, Алып Бәргәнне күзәтә. Р.Батулла. --- ул кыя тыштан караганда гына шулай мәгърур күренә, эчтән күптән инде сагыш сулары юган, ялгызлык хәсрәтләре көйдергән иде аны. М.Маликова |