МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК и. кит. 1) Мәгърифәт, уку-укыту өлкәсендә эшчәнлек. Бу елларда Габдрәшит Ибраһимов мәгърифәтчелек, дәреслекләр язу һәм бастыру белән дә актив шөгыльләнә. Татар әдипләре. Кеше турында тәгълимат теләсә нинди мәгърифәтчелекнең үзәген тәшкил итә. Казан утлары

2) тар. XVIIIXIX йөзләрдә алдынгы рус һәм славян җәмәгатьчелегенең иҗтимагый фикер хәрәкәте; XIXXX йөзләрдә татар җәмәгатьчелегенең иҗтимагый һәм мәдәни хәрәкәте. Шушы Татар бистәсендә башта мәгърифәтчелек, соңрак җәдитчелек хәрәкәте туа. Ә.Еники. Шуңа күрә аны азатлык көрәше дип атаучылар да, мәгърифәтчелек яки буржуаз хәрәкәт буларак бәяләүчеләр дә бар. Р.Сафин. Мәгърифәтчелек идеологлары үзләренең иҗади эшчәнлекләрен дини караңгылыкка гына түгел, бәлки абсолют монархия тудырган социаль тәртипләргә дә каршы юнәлдерәләр. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә