МӘГЪРИФӘТЧЕ и. кит. 1. 1) Гыйлем иясе, галим; мәгърифәт таратучы 2) Мәгърифәтчелек (2 мәгъ.) тарафдары. Ә Ибраһим Терегулов – культура тарихыбызда мәгълүм кеше – мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе... Ә.Еники. Әгәр шушы гади нәрсәләрне аңламасак, татар мәгърифәтчеләре исемен күтәреп йөрү – мәгънәсезлек. И.Әмирханов. Мин – мәгърифәтче, тел сакчысы. Н.Кәримова 2. с. мәгъ. Белемле, мәгърифәтле. Җәелеп ята минем каршыда Мәгърифәтче татар баласын Якын иткән казах даласы. Н.Хисамов. Шунысын да онытмыйк: күп кенә дин әһелләре иң алдынгы карашлы, ачык фикерле, мәгърифәтче кешеләр булганнар. Т.Миңнуллин |