МӘГЪРИФӘТЛЕ с. кит. 1. 1) Белемле, акыллы, укыган (кеше тур.). Синең кулда: теләрсең, мәгърифәтле бул, бәхетсез бул ---. Г.Тукай. Менә шул сөйләшүдән соң озак та үтми, безнең мәгърифәтле җизнәбез, ничектер туры китереп, бер тотылганрак рояль дә сатып ала. Ә.Еники 2) Алга киткән, культуралы, мәдәниятле (халык һ.б.ш.). Менә күрерсез, барлы-юклы бер ел эчендә тоташ укый-яза белүче мәгърифәтле авыл иттерәбез дә куябыз Килдебәкне! Г.Бәширов 2. рәв. мәгъ. Мәгърифәтле булып; мәгърифәт күреп |