МӘГЪРИБ и. гар. кит. 1) Көнбатыш. [Зөләйха абыстай:] Балаларымның берсе мәшрикътә, берсе мәгърибтә. С.Җәлал. Әнсар, кулын каш өстенә куеп, кояшны үзенә алган мәгъриб ягына карап торганнан соң, салмак кына адымнар белән әрәмәлек буендагы сукмактан авылга таба атлады. З.Хәким. Җил исә төрлечә: Мәшрикътән, мәгърибтән... Ф.Мөслимова 2) тар. Төньяк Африкадагы Мисырның көнбатыш ягында урнашкан (Җәзаир, Марокко, Тунис һәм Ливия) гарәп илләре ◊ Мәгъриб диюе Искиткеч зур гәүдәле кеше турында. Ишек уемын тутырып, мәгъриб диюе кебек кап-кара әзмәвер пәйда булды. З.Фәтхетдинов |