МӘГЪНӘСЕЗЛЕК и. 1) Мәгънәсез булу сыйфаты. Габдулла укыды, башка авторның тозсызлыгыннан, мәгънәсезлегеннән көлде, журналны атып бәрде. А.Расих. Тәрбиясенә баксаң – анда да мәсләксезлек, мәгънәсезлек; үз башында да зиһен чамалы булды Ядигәр ханның. Р.Батулла. Юк, бу елау түгел, бу – тилерү, бу – акылдан шашу, бу – мәгънәсезлек. А.Әхмәтгалиева 2) Акылсызлык. Шулай ук Рәшит участогын ике өлешкә бүлеп, бер өлешенә – уракчыларны, икенчесенә комбайнны кушу да мәгънәсезлек булыр иде. Н.Фәттах. Гаепләү дәлилләре мине ышандыра, шуңа күрә карышып маташу мәгънәсезлек дип уйлыйм. Ф.Сафин. – Бүгенге көндә аларга каршы көрәшү – мәгънәсезлек! – Көрәшчеләр эзләргә кирәк, Буртас! – дип кабатлады ханзадә. Р.Батулла |