МӘГЪНӘСЕЗЛӘНҮ ф. Мәгънәсезгә әйләнү. Ул [А.Фәтхи] Ходайның киң дөньясын тарайтырга тырышып, бүтәннәрне кояш яктысыннан мәхрүм итәргә омтылып мәгънәсезләнмәде. Р.Мәрданов. Мөселман егетеннән шикләнмичә, эчендәгесен бушатты: – Бигрәк мәгънәсезләнде бу халык, – диде ул, тавышына ачулы үртәлү чаткысы чыгарып. Ә.Моталлапов. Студент халкы шундый инде ул: юктан гына да мәгънәсезләнеп көлке таба. Ф.Яхин Мәгънәсезләнә башлау Мәгънәсезлек билгеләре күренү Мәгънәсезләнеп бетү Тәмам мәгънәсезләнү. Телевизорны ачсаң, карарга әйбер юк, тапшырулары да мәгънәсезләнеп бетте. Кызыл таң Мәгънәсезләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында мәгънәсезләнү Мәгънәсезләнеп тору Туктаусыз, даими мәгънәсезләнү; сөйләгән моментта мәгънәсезләнү Мәгънәсезләнеп утыру к. мәгънәсезләнеп тору |