МӘГЪНӘСЕЗ с. 1. 1) Мәгънә салынмаган; билгеле мәгънәсе булмаган; бернәрсә дә белдерми торган. Сүзләр урынына мәгънәсез хәрефләр теземе генә чыга башлый. А.Гыйләҗев. Сәлперәеп төшкән яңаклар, мәгънәсез күз карашы, акыл зәгыйфьлеге, вакытыннан элек картаю – болар бар да исерткеч эчемлекләрне еш куллану нәтиҗәсе. Биология

2) Килешмәгән; урынсыз. Ачуга ачу белән җавап кайтару – төшемсез, мәгънәсез эш. Х.Камалов. Башта Бибинурның тәкъдиме шундый кызык, шундый мәгънәсез, хәтта ки мыскыл итү булып тоелган иде. А.Гыйләҗев. Ул чәнти бармагыннан алтын балдагын салып, чәчкә белән янәшә куйды һәм аларны чагыштыруның никадәр мәгънәсез икәнлеген аңлады, көлеп җибәрде. М.Маликова

3) Буш, кызыксыз, эчтәлексез. Кемнеңдер трибунадан сөйләгән мәгънәсез яки ялган сүзен тыңлап утырам да түзә алмыйм, чәчрәп чыгып кычкырынырга тотынам. Т.Миңнуллин. Бигрәк тә минеке шикелле һөнәр иясенә бу тормыш мәгънәсез. Р.Кәрами. Бүгенге табын янындагы сүзе телевидение һәм радиодан туктаусыз яңгырап торган мәгънәсез, үзе әйтүенчә, тозсыз җыр сүзләре --- турында иде. Ә.Сафиуллин

4) Файдасыз. Хәзер инде бу авыруның озакка сузылачагы ачыкланды: кул көче җитенкерәми, планнар үтәлми, кайбер хуҗалыкларның яшәве – мәгънәсез бер күренеш. В.Шугаев

5) Буталчык, аңлаешсыз. Ул әллә нинди мәгънәсез төшләр күреп саташып чыкты. Ш.Камал. Нигә кирәк булды бу су кызларын, урман егетләрен уч төбе кадәр мәйданга менгереп, мәгънәсез сикерүләр, бил бөгүләр, баш чөюләр, кул болгаулар, йөзгә, меңгә сыгылулар аша табигатьне кабатларга тырышып тамаша куеп азапланырга? Р.Вәлиев. Кемнең мәгънәсез законы белән таныштырасың син? Н.Гыйматдинова

6) Акылсыз, аңгыра. Мәгънәсез баш никадәр булса да зур – Уты-суы булмаган бер дала-кыр. Г.Камал

7) Мәнсез, мән (II), мәгънә (4 мәгъ.) белми торган. Юк, бу тормыш була алмас, ахры, Мәгънәсез һәм мәнсез адәмсез. М.Шиһапов. Мәскәүдән, Казаннан килгән мәгънәсез тәнкыйтьчеләр кайчакларда фидакяр артистларның ачуын кабарта ---. Р.Батулла. Мәгънәсез бәндә, сүз алып, мәгънәсез сүзләр сөйләде. Г.Зәйнашева

2. рәв. мәгъ. Буш, эчтәлексез. Toра-бара бу мәҗлес кызыксыз һәм мәгънәсез тоела башлады, карын туйды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә