МӘГЪНӘЛЕЛЕК и. Билгеле мәгънәгә ия булу; мәгънәле булу сыйфаты. Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. М.Мәһдиев. Бу төр әсәрләрдә юмор һәм сатирик сызыклар мәгънәлелек белән, заманының актуаль мәсьәләләре белән бер бөтен тәшкил итәләр. А.Әхмәдуллин. Әле күптән түгел генә аңы томаланган кешеләрнең хәрәкәтләре мәгънәлелек төсмере алды. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә