МӘГЪНӘЛЕ с. 1. 1) Эчтәлекле; билгеле бер мәгънә салынган. Тирән мәгънәле җырлар сагындыра башлады хәзер халыкны. Мәдәни җомга. Аерым өлкәләрдә генә җырлана торган, бик мәгънәле, тәмле сүзле, тыңлагач эсселе-суыклы булып китә торган җырлар бар. Кызыл таң 2) лингв. Билгеле мәгънә белдерә торган. --- китап сүзе лексикада мөстәкыйль мәгънәле, алынма (гарәптән кергән) бер мәгънәле сүз буларак аңлатылса, шул ук китап сүзе морфологиядә исем сүз төркеменә караган тамыр сүз булуы, килеш, тартым, сан белән төрләнә алуы ягыннан характерлана. Татар теле морфологиясе. Бер мәгънәле сүз. Абстракт мәгънәле исем 3) Акыллы, эшлекле, файдалы. Минем белән очрашкан саен, Кәшшафетдин абый нинди дә булса кызыклы хәл (бабай андый хәлләрне «мәгънәле гыйбарәләр» ди) турында сөйләп өлгерде. М.Хуҗин. Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. М.Мәһдиев. Менә бу урында якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәнигә һәйкәл булса, нинди мәгънәле булыр иде. Р.Зәйдулла 4) Күп нәрсә аңлата торган, серле. Зәйнулла аңа мәгънәле караш ташлады. «Күрдеңме, эзләгәнне табабыз бит, болай булгач» дигән ишарә иде бу. М.Насыйбуллин. Бәләкәйдән үк атның шатланганда кешнәп көлүен, кайгырганда яшь чыгарып елавын, зур күзләрендә чагылган мәгънәле моңны тоеп үсә идең. Ш.Галиев. Савымчы кызлар мәгънәле генә елмаешып алдылар. Ф.Тарханова 5) Килешле; уйланылган. Һәр хәрәкәтең салмак, мәгънәле булырга тиеш. М.Маликова. Бу ерткыч зирәк акыллы, аның үз-үзен тотышы мәгънәле, бик сак. Кызыклар дөньясында 6) Тулы; вакыйгаларга бай. Аның [Хәйринең] мәгънәле тормышы сызып атылган иде. Ф.Садриев. Бу – иң нәтиҗәле хәрәкәттә булу, чынбарлык үсеш-үзгәрешләренә үзеңнән өлеш кертә-кертә замана белән бергә атлап, тулы канлы, мәгънәле тормыш белән яшәү. Т.Әйди 2. рәв. мәгъ. Күп нәрсә аңлата торган итеп; серле итеп. Интизар мәгънәле итеп елмайды да урынына утырды. Р.Вәлиев. – Үзе тапкан фасон, – дип җавап бирде Наргизә һәм мәгънәле генә елмаеп куйды. М.Маликова |