МӘГЪНӘДӘШ с. 1. Бердәй мәгънә белдерә торган, синонимик. Ләкин бүген инде без «ана теле» һәм «туган тел» сүзләрен тулысынча мәгънәдәш дип карыйбыз. А.Тимергалин. «Райкомда эшләүчеләр», «район җитәкчеләре» бу өзектә мәгънәдәш тезмәләр буларак кулланылалар. Г.Галиуллина. Бу очракта намус белән иман синонимлаша, яки мәгънәдәш сүзләргә әверелә. Кызыл таң

2. и. мәгъ. Синоним; бер үк төрле мәгънә белдерә торган сүз, термин, мәкаль һ.б. Тураган теләгәнен кабар, ашаган биргәнне кабар [мәкаленең] мәгънәдәше: кемнең кулында, шуның авызында. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә