МӘГЪНӘВИ с. гар. кит. 1) Мәгънәгә караган. Әсәрнең һәр сүзе, һәр җөмләсе һәм һәр мәгънәви фикере ачык, аңлаешлы булырга тиеш ---. Р.Батулла

2) Рухи, эчке. Менә мин шул үземнең мәгънәви атамның сәламәтлегенә, тагы минем кебек йөзләр, меңнәрне тудыруына кадәх күтәрәм. Г.Исхакый. Шунда үсте ул [Гасыйм Сәләхович], шунда шактый зур дәрәҗәгә иреште һәм тормышын тәэмин итәрлек матди җирлекне дә, үзенә кирәк мәгънәви азыкны да шунда тапты. Ә.Еники. – Үзең киеп йөре, – ди Заһидә ханым. – Эстафета булыр, аның мәгънәви мирасы синдә калды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә