МӘГЪНӘ и. гар. 1) Кемгә дә булса әйтергә, җиткерергә теләгән фикер; нәрсәнеңдер асылына, төбенә салынган фикер. Тел төбеннән, сүзләренә шаян мәгънә салып әйтүеннән шул аңлашыла. Р.Кәрами. Тик мәгънәсе башкача: тол калган әниеңне кияүгә алып китсәләр, калымга сыер бирергә мөмкиннәр, ди... Ф.Җамалетдинова. Сәлахов телеграмманы тагын бер мәртәбә укып чыкты. Аның мәгънәсе әле һаман да аның башына барып җитми иде. Ф.Садриев

2) Сүзнең, атаманың, фикернең һ.б.ш. эчтәлеге. Мөнирҗанның аңына килүенә сөенешкән шәфкать туташлары телен көчкә генә әйләндереп әйтелгән бу сүзнең мәгънәсен аңларга тырышып баш ватты. Н.Әхмәдиев. – Күбәләк! – диде Илгизә туган телдә. Һәм әлеге сүзнең мәгънәсе хакында уйланды. Ф.Җамалетдинова. Латинчадан тәрҗемә иткәндә, «прокурор» сүзе «кайгыртучы» дигән мәгънәне аңлата. Р.Вәлиев

3) Мөһимлек, әһәмият. Мәгънә биреп бөтен тормышыма, Үз йөрәгем тибә сулкылдап. С.Гәрәева. – Ә аларны җанлы итеп күрү безгә кирәк, бик кирәк, ансыз тормышның мәгънәсе югала, – дип дәвам итте Нигъмәтҗан. М.Маликова. Нәфес түгел, Намус икән яшәүнең төп мәгънәсе... Л.Шагыйрьҗан

4) Файда. Минемчә, кирәк булмас, чөнки укытып маташудан барыбер мәгънә чыкмаячак. Ә.Еники. Инде кире кузгалып торудан мәгънә юк: караңгыда барыбер күрмәбез. И.Хуҗин. Аның монда эләгүенә сөенеп туялмаган Бикхуҗаевларның тегермәненә су коеп, шушы эшкә ябышып ятудан ни мәгънә? Р.Мирхәйдәров

5) сөйл. Рәт, җай. Мәгънәсен белгән, эшен дә эшләр. Мәкаль. Бу – башка. Кешесе дә, мәгънәсе дә башка. Ә.Еники. Шуңа күрә исән чакларыңда Яшәү кирәк мәгънә, мән белеп. Н.Әхмәдиев

Мәгънә бирү Асылына төшенү, нәрсәдер дип уйлау, аңлау; берәр хәлгә юрау. Аның бу эшләренә бернинди мәгънә биреп булмый. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә