МӘГЪМҮР с. гар. иск. Төзек, төзекләндерелгән, тәртипкә китерелгән. Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Г.Тукай. Инде өченче Рамазан гаетен дөньяның иң мәгъмүр мәмләкәтләре өстенә ут, тимер яуган вакытта үткәрәмез. Г.Исхакый. --- шимальдан килгән гаскәрләр, Урал тавы артынннан чыккан күчмәләрнең һөҗүмнәрен сөйләп, бу мәгъмүр шәһәрне шуларның уклары көл иткәнен --- сөйләде. М.Хәбибуллин |