МӘГЪЛҮМАТЛЫ с. 1) Белемле, күп белә торган, күп укыган. Батальон инженерлык хезмәтләре өчен билгеләнгән булганлыктан, офицерларның барысы да зур мәгълүматлы, --- сызымнарны, карта белән эш итүне бик яхшы беләләр ---. Г.Ахунов. Анда бик кызыклы кешеләр килгән иде. Һәммәсе югары белемле, бик мәгълүматлы... М.Маликова. Җ.Фәйзи безнең күңелләрдә һаман да киң эрудицияле, зур мәгълүматлы, барлык вакыйгалардан хәбәрдар, халыкның ихтирамына лаек олы композиторыбыз булып сакланыр. Казан утлары

2) Нәрсәдән дә булса хәбәрдар; аерым өлкә яисә мәсьәлә буенча мәгълүматы булган. Мәгълүматлы сарай әһеленең фикере үзгә иде. М.Әмирханов. Бу төбәктә үземне республика прокуроры, хәтта эчке эшләр министрына караганда да мәгълүматлырак дип санарга батырчылыгым җитә. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә