МӘГЪЛҮМАТЛАШТЫРУ II и. Җәмгыять тормышының төрле тармакларына мәгълүмат технологияләрен кертү, җәелдерү процессы; шуның белән бәйле эшләр. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең төп үзенчәлекле билгесе: ул барлык фәннәр тоташкан җирдә урнашкан. Я.Шәфыйков. Президент --- мәгълүматлаштыруны арттыруны, Россия мәктәпләрен Интернет челтәренә тоташтыруны мондый авыр шартларда зур җиңү дип саный. Шәһри Казан. Мәктәпләрне мәгълүматлаштыру белем бирүдә уңайлыклар тудырса да, әлегә укытучының хезмәтен җиңеләйтте дип әйтеп булмый. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә