МӘГЪЛҮМАТ и. гар. 1) Аң-белем, фәһем, гыйлем. Ул башкалар кебек җитәрлек мәгълүмат, иҗтимагый тәрбия дә алмаган. Г.Нигъмәти. Мәдрәсәдә уналты яшенә кадәр укыган булса да, аның мәгълүматы бик сай иде. Ш.Мөхәммәдев 2) Хәбәр, материал, информация. Күрешү, хәл белешү, дөнья хәлләре турында мәгълүмат алу, бәхәс, кәмит урыны да ул. М.Әмирханов. Ә.Кәримуллин мондый хәбәрне игътибарсыз калдыра алмый, шундук төрле дәверләрдә һәм илләрдә яшәгән галимнәрнең, сәяхәтчеләрнең әлеге темага мөнәсәбәтле мәгълүматларын эзли башлый. И.Хуҗин. Ярый әле бүген куен дәфтәренә яңа мәгълүматларны теркәп куйган иде [Каюм]. М.Хуҗин 3) Белешмә. Археологик истәлекләр турында да бераз мәгълүмат бирик. Ф.Хуҗин. Алынган мәгълүмат буенча геройны Мәскәүдә Ленин китапханәсендә эзләп таптым. Р.Ибраһимов. Аның [«Азатлык» радиосының] чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә 25 хәбәрчесе, Казанда үз мәгълүмат бюросы бар. Казан утлары |