МӘГЪЛҮМ с. гар. 1. Билгеле, билгеле булган; гадәттәге, таныш. Такташның мәгълүм сүзләренә таянып әйтсәк, Сәйдәштә дә ике «мин» яши... Р.Низамиев

2. хәб. функ. Билгеле, таныш. Хәнәфинең төрле даирә кешеләре белән аралашканы мәгълүм, мондый очракта кая барырга, кемгә сугылырга икәнен яхшы беләдер. М.Маликова. Прокурор булмаган кешенең күзенә дә мондый муллыкның кайдан килүе мәгълүм ләбаса. Р.Мирхәйдәров. Чөнки салам мәсьәләсе, мал азыгы проблемасы һәркемгә мәгълүм. Р.Миңнуллин

3. мәгълүмең, мәгълүмегез и. мәгъ. Танышыгыз, белгән кешегез

Мәгълүм ки Билгеле булганча. Мәгълүм ки, революция вакыйгаларында аерым шәхесләрнең роле аеруча көчәя, моның мисалларын тарихтан күп табарга була. Ә.Еники. Мәгълүм ки, югарырак менгән саен, һава басымы да көчәя, нәтиҗәдә, сулыш алу авырлаша, кан басымы уйный --- башлый. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә