МӘГЪКУЛЬ с. гар. кит. 1. Лаек, лаеклы; акылга ярашлы. Акылсыз баштан мәгъкуль сүз чыкмас. Мәкаль. Әмма нәкъ менә бүген җыелуыбыз – бик тә мәгъкуль бер эш. Р.Миңнуллин. Я, әйтегез, бу чуваш балаларын үз авылларында укыту мәгъкульрәк түгелме икән? Ф.Галимуллин 2. рәв. мәгъ. Кулай, отышлы, дөрес; акылга сыярлык рәвештә, ышанырлык, аңлаешлы итеп. Чегәннәрнең исемлеген төзегәндә, адресларын, фамилияләрен, исемнәрен һәм аталарының исемнәрен күрсәтүегез мәгъкуль күренә. Ш.Рәкыйпов. Шуңа күрә ул – Галимҗан – ялгыз торнадай аерым яшәүне мәгъкуль күрә. С.Поварисов. --- Хуҗа әйләнеп кайтканчы, Салихҗанның уйнавын тыңлауны мәгъкуль күрделәр. Р.Низамиев 3. хәб. функ. Ризалыкны, хуплауны белдерә; яхшы, хуп. Мәгъкуль, җаным, бик мәгъкуль, бәрәкалла, машалла, фаразан. Ш.Камал. – Әйе, әйе, бик мәгъкуль, фаразан, ханнан узу килешеп бетмәс, – дип хупладылар бахшыны карачылар. М.Әмирханов. [Тимер:] Хуш, Гайшәбикә! Синең минем яннан китеп торуың мәгъкуль. Р.Батулла |