МӘГЪЗҮР с. гар. иск. 1. 1) Үтенүле; гозерле, гозере булган. Тагы рәхмәт күгеңнән мәхрүм итмә, Онытмачы, гасый, мәгъзур энеңне... М.Җәлил. Нә белсен ул гавам бичара, мәгъзүр. Татар әдипләре

2) Ниндидер гафу итәрлек сәбәпләр аркасында берәр эшне, йомышны үти алмаган. Әллә, хакыйкатән, милли көчемез җитәрлек булмаганга, без бу эштә мәгъзүр идекме? Г.Исхакый

2. хәб. мәгъ. «Гаеп итмә, гафу ит» дигән мәгънәдә. [Шәйхезаман:] Башка сүз юк, мәгъзүр! Т.Гыйззәт

Бары белән мәгъзүр «Булганына канәгать» дигән мәгънәдә. Бары белән мәгъзүр, Башы белән бака да зур. Мәкаль. Бары белән мәгъзүр, Югына Ходай хәзер. Мәкаль. Мәгъзүр күрү к. мәгъзүр тоту. Дөрест, фәнни бер журналның сыйрыф фәнни бер мәкаләсендә боны мәгъзүр күрү мөмкин булыр иде. Г.Ибраһимов. Ачуланма миңа, җаным, мине мәгъзүр күр. М.Фәйзи. Мәгъзүр тоту иск. Гафу итү, кичерү, гозерен кабул итү. Муса галәйһиссәлам әйтте: «Мәгъзүр тот, хәтеремнән чыкты». К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә