МӘГЪҖҮН и. гар. иск. 1) Дару, шифалы катнашма. Аннан соң мәгъҗүн бир. Вә җәһед ит ки, үләннәр бирмәктә җөрьәт итмәгәйсең. К.Насыйри. Тагы бездә мәгъҗүн бар. Бохара әмире үзе дарулана торган мәгъҗүн, бик файдалы, бик! Г.Исхакый

2) Мәк орлыгын һәм башка шуның кебекләрне катнаштырып ясалган, миңгерәүләтә торган наркотик әйбер. Әле аның тагы икенче төрлесе – мәгъҗүн дигәне бар. Ансын ишан хәзрәт үзе җитмеш җиде төрле шифалы нәрсәләрдән ясата. Г.Камал. --- баягы мәгъҗүн дип соратып алдырган нәрсәңез урынына мин эч авырттыра торган пилюль ясап бирдем. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә