МӘГЪДӘН и. гар. 1) Казылма байлык, руда, металл. Карт сибиряклар соңыннан миңа аңлаттылар: Себер тауларында пыяласыман үтәкүренмәле мәгъдәннәр – слюдалар бар икән. Г.Әпсәләмов. Тимер мәгъдәнендә (рудасында) тимернең массача өлеше 0,5 булганда, ул баетылган мәгъдәннәр рәтенә керә. Гомуми химия. Әмма сүз алтын табу турында бара, һәм мәгъдән учагы хуҗаларын бернинди куркыныч та туктата алмый. Мәдәни җомга 2) Рудник, шахта. Шушы якты дөньяны күргәнче, җир астының мәңгелек караңгысында нинди генә тау-ташлар, мәгарәләр, мәгъдәннәр арасыннан узмаган --- алар [чишмәләр]! Г.Бәширов. Күмер беткәч, мәгъдәннәр ябыла – шахтёрлар язмыш кочагында онытылып кала икән. М.Хуҗин |