МӘГӘРИЧ и. гар. сөйл. Берәр эш барып чыккан, уңышлы үтәлгән очракта, сөенечне уртаклашучы кешегә бирелә торган (яисә аны сыйлый торган) күчтәнәч (гадәттә, исерткеч эчемлек). [Зөлфәт:] Менә миннән нәни генә мәгәрич. А.Гыйләҗев. Хәвеф-хәтәрсез генә барып чыкса – капчыгын тотып, мәгәрич бүлешергә киләсен көт тә тор. З.Фәтхетдинов. – Синнән мәгәрич, – дип шаркылдады кызмача Фәйзрахман. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә