МӘГӘР терк. фар. 1) Тик, ләкин, әмма, хәлбуки. Фетнә тынды, кискәләнде елан, Кисәкләре мәгәр боргаланып ята. Ә.Баян. Мәгәр дөнья бит бу, алай гына булалмый. Җ.Мостафин. Мәгәр биек үрләрне яулаганчы, иң тәүдә кечерәкләрен буйсындырып, тауларның «холкына» ияләшү шарт. Мәдәни җомга

2) Шулай, шулай да, шулай итеп. Мәгәр кырык дүртенче елның язындагы ачлыкның шыр сөяк кулы адәм балаларының бугазыннан буып алды. Б.Камалов. Мәгәр карт көтүче үзе артык картайгач, үзе урынына көтү көтәргә ике кызын җибәрә башлаган. Г.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә