МӘГАРИФ и. гар. 1) Гыйлем, белем, аң-белем, мәгърифәт. Мәгариф ул гомумкешелек культурасының бер тармагы гына түгел. В.Гайфуллин 2) Уку-укыту, белем бирү гамәле һәм шуның тулы системасы. Ул [Тимерхан], озын-озак уйлап тормастан, тотты да Мөслимгә, мәгариф бүлегенә китте. Г.Ахунов. Бирегә аны илнең мәгариф вәкилләре һәм милләттәшләре дә чакырган була. Х.Миңнегулов. Хәзрәтләребез рухи идеологлар да, еш кына үлемнең күзенә карап, чукындыруга каршы торуны оештыручылар да, мәгариф системасын коручылар һәм мөгаллимнәр дә булганнар. Р.Юныс |