МӘГАРӘ и. гар. 1) Тау куышы. Җил-давылдан саклый торган мәрмәр кыялар, кышын – туңдырмый, җәен эсселәтми торган тау куышлары, мәгарәләр... Ф.Бәйрәмова. Шул чакта кеше янып торган ботакны алган да, үзен кабат уттан «тешләтмәскә» тырыша-тырыша, аны мәгарәсенә алып кайткандыр. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр. 1856 елны монда карьер ысулы белән известьташ чыгара башлыйлар һәм шул чакны бер мәгарәгә тап булалар. Галәм. Җир. Кеше 2) күч. Бик зур булмаган караңгы яки юеш урын, торак. Чынлыкта бу мәгарә аю өне икән. Г.Гыйльманов 3) күч. Теләсә кем кереп йөри алмый торган, ябулы урын // Аулак урын; куыш. Фәтхи шундагы «мәгарә»дә эшли иде. Тимер ишекләр артындагы сирәк кулъязмалар бүлеген ул шулай атый иде. Р.Батулла. Сагыш тулы зәңгәр күзләр тиз генә «мәгарә»гә бәя бирделәр, битараф майорның игътибарын җәлеп итү өчен, хатын салмак кына тамагын кырып куярга мәҗбүр булды. Ф.Бәллүр. Чыннан да, мәчет ул читкә тибәрелгәннәр җыелып утыра торган мәгарә түгел. Ватаным Татарстан 4) күч. «Зур, күләмле, тирән, чиксез» дигән мәгънәдә (төрле әйберләр тур.). Ник шомлана күңел мәгарәсе, Сизенәме тетрәү буласын. М.Галиев. --- күз ачып йомганчы --- ризыкларны ашказаны дигән туемсыз мәгарәгә озаттым. Р.Сибат. Шигъри мәгарәгә кереп барам, Әйди мине сере галәмнең. Л.Кәшфи |