МӘ I хәб. сүз 1) Кемгә дә булса нәрсәдер биргәндә, тәкъдим иткәндә «ал, кулыңа ал, тот» мәгънәсендә кулланыла. Яны белән генә торып, миңа көмеш кәгазьгә төрелгән бер нәрсә сузды: – Мә! Г.Бәширов. Мә сиңа акча, шушы акчага син Булатны ресторанга алып кер. Р.Батулла. Капкадан чыкканда, аның кулында пыяла шешә белән сөт иде. – Мә, әле генә саудым, – диде хуҗабикә. Н.Гыйматдинова 2) Нәрсәгә дә булса ирек, рөхсәт бирү сүзе буларак кулланыла. Үлмәс борын кабер казыдылар алар миңа! Мә, ашагыз, мә! А.Гыйләҗев. Каклаган каз «мә, мине дә ал!» дигән кебек, дыңк итеп башына бәрелеп калды. Г.Сабитов. Гел шулай ач кеше икмәккә тилмереп карагандай ымсынып утырасың, мә, күр, кинән, дип уйладымы? С.Поварисов 3) Кыйнаганда, сукканда, әйберләр атып-атып бәргәндә әйтелә. [Гәрәй:] Мә күзеңә! Мә борыныңа! Мә авызыңа! М.Фәйзи. Нерв җепселләрем коточкыч киерелеп тартылган иде, шунда эчемдә нәрсәдер өзелде, нәрсәдер шартлады, көзгегә кадалып утырган җиремнән сикереп тордым да, Гамилне диварга терәп, уңлы-суллы яңакларга керештем: – Мә сиңа, мә! Н.Гыйматдинова ◊ Мә сиңа Көтелмәгән хәлдән аптырап, югалып калуны белдерә. [Мирвәли:] Шаяртмачы, Шәмсегаян! Ничек була инде бу, үлмим, үлмим, дип кайт та, мә сиңа. А.Гыйләҗев. Мә сиңа кирәк булса к. мә сиңа. Мә сиңа кирәк булса, [Хәйрүш] велосипед алган! М.Җәлил |