МА’ЯТНИК и. рус 1) Авырлык үзәге аскы – атынып, тирбәнеп торган башында урнашкан, икенче башы хәрәкәтсез ноктага беркетелгән таяк. Егетем көтә, әти-әнием көтә – бар да көтә, ә мин, селкенүдән туктаган маятник шикелле, ни ары, ни бире! Ә.Еники. Әгәр башына калын бакыр пластинка беркетелгән таяктан гыйбарәт авыр маятникны көчле электромагнитның магнит кырында тирбәтеп җибәрсәк, ул үзенең тирбәнүеннән бик тиз туктала. Физика курсы. Корабль тирбәлеп куйды, маятник кебек кыйшайды, яңадан элекке хәленә кайтты. Галәмгә юл

2) Механик сәгатьләрдә, үз күчәрендә төрле якка хәрәкәт итеп, сәгатьнең ритмлы йөрешен тәэмин итә торган тәгәрмәч. Тере табигатьтәге барлык тигезләнешләрне ныклы нигезгә утырган үлчәү белән чагыштырып булмыйдыр, ул төрле сорт һәм төрле зурлыктагы сәгатьләр белән тулган бүлмәне хәтерләтә төшә, бу сәгатьләрнең маятниклары тирбәнү колачларын үзгәртәләр ---. Галәм. Җир. Кеше

3) күч. Гомумән ниндидер күрсәткечләрнең периодик, ритмик рәвештә үзгәреп торуы. --- нәкъ менә ике маятник – тонус һәм кәеф маятниклары – тыгыз бәйләнгәннәр, берсенең инерциясе икенчесенә тәэсир итә ---. В.Леви



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә