МАЯКЧЫ и. Маякта (1 мәгъ.) эшләүче, маякны (1 мәгъ.) яки маякларны (2 мәгъ.) карап торучы хезмәткәр. Барысы да артка калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты. Х.Сарьян. Тоткынлыкта бер мин генә түгел, бик күпләр тормышка ашмас шундый хыяллардан тәм табып, иреккә чыккач, --- я берәр зур елгада маякчы, я бакчачы булырга, фани дөньядан мөмкин кадәр ераклашырга, кешеләр белән бик сирәк алыш-биреш итәргә хыяллана иде. Г.Тавлин. --- үзем өлкән маякчы буларак, тралчыларга мина төшкән урынны күрсәтергә киттем. С.Сабиров |