МАЯКСЫЗ с. 1) Маягы (1–3 мәгъ.) булмаган 2) күч. Максатсыз, идеалсыз, кыйбласыз. Минем аңнан сорау китми һаман, Ә җавабын бирми бу тормыш... Юл чуалган, юл маяксыз калган, Чакрым саен җиде борылыш. К.Булатова. --- тарихны дөрес язмау --- – яңа буыннарны маяксыз калдыру, аларны үткән еллар, үткән гасырлар тәҗрибәсеннән оятсызларча аеру, чорлар арасында, еллар һәм юллар чатында күзләре бәйләнгән хәлдә адаштырып калдыру ул. Н.Акмал |