МАЯК и. 1) Диңгез ярларында, утрауларда, елга тамагында урнашкан, сигнал уты яки махсус сирена белән судноларга юл күрсәтү өчен хезмәт иткән биек корылма, манара. Ул маякларның төрлесен күрде. Балтыйк диңгезендә дә, Ла-Маншны узганда да, ниһаять, Дарданелл белән Босфорны үтеп, үзебезнең Одессага якынайгач та. Г.Бәширов. Кырмыскадай тырыш, көчле буксир зур корабны пирслар арасыннан порт уртасына тартып чыгарды да борынын ак маяк ягына каратып борып куйды. М.Юныс. Электр дугасы проекцион аппаратларда, кинокартиналар төшергәндә, прожекторларда, маякларда һәм төрле төзелешләрдә яктылык чишмәсе итеп кулланыла. Физика курсы 2) Сай сулыкларда судноларга фарватерны һәм сай, куркынычлы урыннарны күрсәтү өчен куелган йөзмә билге; бакен. Идел ага. Без агабыз. Артта маяк, саллар кала. Р.Фәйзуллин. Су уртасында кызыл маяк юл күрсәтеп калды. Р.Кәрами 3) Түшәлмәгән, күтәрелмәгән гади грунт юлның ике ягына кышын адашмас өчен утыртылган агачлар. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, маяк төбенә утырды да, тезгенне кулында тоткан килеш, үкереп-үкереп елады. М.Мәһдиев 4) Гомумән, юлны, юнәлешне билгеләү өчен ярдәм иткән теләсә нинди билге, ориентир. Таң йолдызы, маяк бул син Юлда иркәмә; Нурларың белән аны син Назлап иркәлә! М.Ногман. Сандугач, соңгы маягыннан тайчанмас өчен, бер һава агымыннан икенчесенә күчә-күчә, төрле якка талпынып оча башлады ---. Ә.Гаффар. Әгәр дә нектарга бай чәчәкләрнең бер дә исе булмаса яки табыш хуш исе булмаган җимлектән алынса, умарта кортлары --- азык алына торган урынга үз исләрен сеңдереп, табыш урынында үзләренең хуш исле маякларын калдыралар. Умарта кортлары 5) Берәр процессның, үсешнең асылын чагылдырган төп билгеләр, иң мөһим моментлар. --- барлык кыенлыкларга карамастан, фән инде кешенең хайваннар дөньясыннан формалашуындагы төп маякларны ачыклап бетерде. Галәм. Җир. Кеше 6) Гомумән, башкаларга үрнәк биргән, шуңа охшарга тырышылган шәхес, авторитет, идеал. Егерменче гасыр – язмышыбыз. Хафалан, тик өмет өзмә, туган: Халкым рухы маяклары булып Бер башында яна сүнмәс Тукай, Бер башында яна сынмас Туфан! Ш.Галиев. Бүгенге шагыйрьләребез, үз әдәби мирасыбызны маяк итеп алу белән бергә, дөнья поэзиясе казанышларына да таяналар икән, бу – бик табигый. И.Юзеев. Әйе, без аны [C.Хәкимне] үзебезгә бер эталон, үрнәк итеп саный идек. --- Ә яшь чакта шундый маякларың булу бик кирәк икән. Л.Шагыйрьҗан 7) күч. Эштә башкаларга үрнәк булырлык хезмәт алдынгысы. Син – колхозыбызның маягы. Адым саен маяк алыштырып тормыйлар. А.Гыйләҗев. Бу өч шагыйрь Тукайны әдәбиятыбыз үткәненнән, халкыбыз тарихыннан гына эзләмиләр, алар Тукайны киләчәктән, алдагы көнебездән эзләп табалар, аңа халкыбызның мәңгелек символы, киләчәк юлындагы маягы итеп карыйлар. Р.Вәлиев 8) күч. Берәр эшчәнлектә яки гомумән тормышта йөз тотылган кыйбла, күздә тотылган төп юнәлеш, максат. Нәсел типкән Идел-йортта Сүнә гомер маяклары. Ф.Гыйззәтуллина. Республиканың туган көне алдагы тормышыбызда яңа маяклар билгели, милләтләр арасындагы тигезлеккә һәм интернационализмга юл ача. Р.Низамиев. Кечкенә Фуат күңеленә татар моңнары, татар көйләре, чын татарлык хисләре әнә шулай чит-ят җирләрдә сеңә, мәңге сүнмәс гомер маягына әйләнә. Мәдәни җомга |