МАЯ и. фар. 1. 1) Акча фонды, капитал. Тик онытма: күргән файдаңның, тапкан малыңның уннан бере – Казан-йорт казнасына, тагын бер өлешенең яртысы уртак маяга күчә барыр. Ф.Латыйфи. Балык күп булып, мач килсә, шактый гына мая туплап кайтырбыз. Р.Сибат. Байрак, гимн – гавам өчен, Милке – байлар маясында... М.Мирза 2) Саклыкка куелган, җыелган акча, тупланган запас. Василий моторлы көймәгә ия. Аны нинди маяга алганы, кайда тотканы мәгълүм түгел. М.Насыйбуллин. Кара көнгә дип акча-мая җыймадык, уңга-сулга карамый, җан теләгәнчә яшәдек. Ш.Галиев. --- Назыйм кеше әйберенә кызыкмады, гомумән, әйбер колы булмады, өендә иң кирәкле нәрсәләрне генә тотты, хатынының еш кына кабатлауларына карамастан, мая өстенә мая өймәде ---. М.Хуҗин 3) Тавык йомырканы бер урынга гына салсын өчен, ояда калдырыла торган йомырка. Тавык, иш янына куш булсын дип, йомыркасын маяга кушып сала, ди. Н.Исәнбәт. Каралтыда оя бар, Ояда бер мая бар... Йоклаганда мәчеләр, Йомырканы күселәр Чәлдереп китмәкчеләр. Ш.Галиев. Гөлҗиһан әби күкәй салган казын аерып ашатып чыгаруын, ояда мая гына калдырып, яңа салган күкәйләрне иске бүреккә җыя баруын да сөйли. Э.Шәрифуллина 4) күч. Берәр нәрсәне үрчетү, арттыру һ.б.ш. өчен башлангыч, нигез; гомумән, запас. Cy Иясе белән Шүрәлене таламасам да, тамак туйдырырлык маям бар әле минем, анысы... Р.Батулла. Шул көннәрдә, стратегик һөҗүмгә мая туплар өчен, совет гаскәрләре озак вакытлы оборонага күчә. Р.Низамиев. Рөстәм чәнчә бармак кадәрле генә балык тартып чыгарды: – Әһә, мая бар. Г.Сабитов 5) күч. Осталык, тәҗрибә. Моңарчы да яраткан рәссамнарымның берсе булган, сәнгатьнең бу өлкәсендә ярыйсы ук мая туплаган, ә инде китап ясауда тиңен белмәгән оста хакында үз фикеремне язарга утырдым. К.Миңлебаев. Җир асты елгасы буйлап сәяхәт иткәндә, автор үзенең геройларын төрле кыен хәлләр белән очраштыра, бары тик бала хыялына гына сыярлык могҗизалар сурәтли, укучының белем маясын ишәйтә. Р.Вәлиев. Рухи маяга ия булган шагыйрь, билгеле, иҗатта үзен чагыштырмача ирекле тота. Ә.Рәшит 2. с. мәгъ. Запастагы, запас итеп тотылган. Чатыр артында Кубрат ханның азмы-күпме мая алае бар. Ул аны һәм Көбер ханны соңгы мәлдә генә чыгарачак. М.Хәбибуллин ◊ Мая мал Төп фонд, нигез булырлык мал, сәрмая. Маяга калдыру Запаска калдыру; үрчемлеккә, ыруга дип аерып кую. Төп гаскәрләр каты бәрелеш алып барганда, калмыклар маяга калдырган алайларын да сугышка ташларга уйлаганнар икән. Т.Нәбиуллин. Мая салу Берәр эшне башлап җибәрер өчен нигез әзерләү, җирлек булдыру. Сүз башларга мая салынган. А.Таһиров |