МАЭ’СТРО и. ит. 1) Композитор, рәссам, дирижёр кебек төрле сәнгать өлкәсендәге атаклы кешеләрне олылап атау һәм эндәшү сүзе. Ул – чын маэстро, чын артист! Мин аның [У.Әлмиев] турындагы һәр тапшыруны игътибар белән тыңлап барам ---. Л.Шагыйрьҗан. Маэстро [Ф.Мансуров] белән болай концертларына килгәндә, төрле очрашуларда кул бирешеп исәнләшеп йөрибез. Г.Гомәр. Җырчы [З.Сөнгатуллина] маэстро [Н.Даутов] җитәкчелегендә 25 образ иҗат итә, халыкка таныла. Сөембикә 2) күч. ирон. Берәр кирәкмәгән эшкә хирыс кеше, усаллык, әшәкелек, интригалар остасы. Аппарат уеннарының остасы маэстро Р.Беляев ялгыша бу юлы. Т.Галиуллин |