МАЭМАЙ и. сөйл. 1) Балалар телендә, шаяртулы сөйләмдә этне атау өчен кулланылган сүз. Бер сүзем юк, маэмай булып йөрсәң дә, койрык чәнчеп «һау-һау» диеп өрсәң дә... Л.Лерон. Бер кулына кара дипломат, икенчесенә сары маэмай күтәргән ак костюмлы Револ елга портының троллейбус тукталышында әрле-бирле йөренә иде. М.Маликова. Малай татлы уйларыннан бүленде, чөнки күрше балкондагы йөнтәс койрыклы аклы-каралы маэмай кереп киткән иде инде. А.Гыймадиев

2) күч. кимс. Үз аңы белән эш итмәгән, кушканны башкарып йөрүче, әһәмиятсез, авторитетсыз кеше. Ярый ла чека абзарына ниндидер аңгыра маэмай килеп эләкмәгән булса. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә