МАШИ’НКА и. рус 1) Көнкүрештә берәр төрле эш башкару өчен кулланыла торган, зур булмаган, гадәттә механик прибор. --- Исламгали агайның өендә инде телевизор, күкеле сәгать, кырыну машинкасы, электр чәйнеге, зур көзге ватылган ---. М.Мәһдиев. Смена тәмамланып, сатудан кергән акчаны санап чыкканнан соң, туры киләме дип, санау машинкасындагы санга караган иде – исе китеп коелды да төште. З.Фәйзи. Кунак җайлап утыргач, авылыбызның бердәнбер чәчтарашы булган күршем, эшкә керешергә җыенып, машинканы «келт-келт» иттереп алды. Ш.Абдуллин

2) сөйл. Кәгазьдә кулдан текст, таблица, санлы мәгълүматлар басу өчен махсус клавиатурасы булган җайланма, язу машинасы. Ул әдәбиятка вә сәнгатькә кагылышлы материалларны эшкәртә-редакцияли, машинкада бастырып ала ---. Ш.Маннапов. Хәзерге урынга тиенгәнче сигез ел машинкада утырдым, хәреф чүпләп, кеше фикерен кәгазьгә төшереп. К.Тимбикова. Әнсар әле үзенең кабинетына кермәгән, кабул итү бүлмәсендә секретарь кыз машинкада басылган кәгазьләрне укып тора иде. З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә