МАШИНИ’СТКА и. рус сөйл. Кулдан язылган әзер текстны яки әйтеп барганнарны язу машинкасында яки компьютерда басучы хатын-кыз. Машинистка Елизавета Сергеевна Люшина нәшриятта күндәмлеге, эшен тиз башкаруы, хатасыз һәм искиткеч чиста басуы белән дан тота иде. Г.Тавлин. Имеш, алдан анда машинистка булгансың да, хәзер сине редакция чакыртып ала. К.Тимбикова. Котлов шәп почерк белән, машинисткалар танырлык итеп кулдан яза, ә мин алфавитны яхшы беләм инде: педучилищеда укыдым бит! М.Мәһдиев |