МАШИНИСТ и. лат. 1) Берәр транспорт чарасы яки башка үзйөрешле машина, яки гомумән катлаулы механик агрегат, җайланма белән идарә итүче механик. Машина бүлеге вахтасыннан алышынган икенче механик Русаков, аның белән торучы машинист Миша Шмаков, кочегар Сукач һәм кочегар Емельянов та рәхәтләнеп ял итәләр. М.Юныс. Бу хатны Хәдичә квартирына бала-чагалары белән күчеп килгән завод машинистының хатыны тоттырды. М.Хәсәнов. Җыелышта чыгыш ясадылар: --- язучы М.Мәһдиев, «Органик синтез» производство берләшмәсе машинисты Н.П.Никишин ---. Казан утлары

2) Поезд йөртүче, локомотив белән идарә итүче тимер юлчы. Якындагы борылыштан үкереп килеп чыккан поездны машинист, теләсә дә, барыбер туктата алмаячак. М.Хәсәнов. Поезд машинистлары шунда тагын бер кешене күреп калганнар, тик аның кем булуын гына ачыклый алмадылар. Х.Ибраһим. Тапкыр машинист бу куркынычны күреп алган да үзенең поездын туктаткан, артка чигерә башлаган ---. Кызыклы физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә