МАШИНАЛЬ с. 1. Махсус уйлап түгел, аңсыз рәвештә, ирексездән, рефлекс дәрәҗәсендә, гадәтләнгән хәрәкәт белән эшләнгән, механик. Ханның «Двин» запасы калмаган микәнни дип, машиналь рәвештә генә уйлап алды ул ---. Р.Мирхәйдәров 2. рәв. мәгъ. Уйлап тормастан, аңсыз рәвештә, гадәтләнгән хәрәкәт белән, механик рәвештә. Нуриев, иелеп, аның кулын үпкәндә, Мария машиналь рәвештә сул кулы белән Нуриевның чәчен сыйпап узды. Р.Батулла. Даһидиның тавышы кискен, таләпчән иде. Даһиди эндәшүгә, ул машиналь рәвештә сумкасын ачып күрсәтте ---. Х.Ибраһим |