МАШИНА и. лат. 1) Бер төр энергияне икенче төр энергиягә әверелдерү өчен (йөрткеч машиналар), төрле хезмәт предметларын үзгәртү өчен (корал машиналары, хезмәт машиналары) кирәкле гамәлләр үти торган, мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм тапшыру өчен (исәпләү машиналары) файдаланыла торган механизм яки механизмнар җыелмасы. --- хәзер компьютер-роботлар катлаулы математик мәсьәләне чишә, шахмат та уйный ала, әмма мондый «акыллы» машиналар беркайчан да әдәби әсәр яза алмаячаклар. Р.Низамиев. 1930 ел уңышын чәчеп, урып җыйганда, колхозда 35 баш эш аты, 10 сабан, 1 ашлык сугу машинасы, 6 пар тимер тырма бар иде. Э.Мөэминова. Ике дә уйлап тормыйча, Рафис тегү машинасына ябышты: бөкте, кыскартты, тарайтты – ничек итсә итте ---, оялмыйча киярлек хәлгә килде. Н.Әхмәдиев

2) сөйл. Берәр транспорт чарасын, гадәттә автомобильне сөйләмдә атау сүзе. Дүрт-биш еллар элек, министр урынбасары булып эшләгән чагында, Тимерхан Борһанов Вәрәшбашка машина белән кайткан иде. Г.Ахунов. Машинаның шәп кай маркасы да: «Мерседес», «Волга», «Тойота»сы да. Ә.Синугыл-Куганаклы. Юллардагы машиналар кебек Еллар басып килә үкчәгә... Кеше гомере үрдән-үргә узган адымнары белән үлчәнә. Ф.Гыйззәтуллина

3) күч. Эшне җайга салынган механизм шикелле тоткарлыксыз һәм төгәл алып бара торган оешма турында

4) күч. Эш-процессларның, күренеш-вакыйгаларның үзлегеннән, котылгысыз рәвештә баруы турында. Кайгы машинасы шундый вата кешене: җаны изелеп кала. Ш.Галиев. Организмның биохимик машинасы безне яшәргә мәҗбүр итә һәм яшәвебезне аңлау мөмкинлеге тудыра ---. В.Леви

Машина каны Нефть. Без машиналар каны – кара алтын аккан диңгез ярларында булдык! Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә