МАШ II и. фар. бот. Фасоль ыруына караган, Һиндстан, Кытай, Индонезия, Урта Азиядә игелә торган берьеллык үлән үсемлек һәм аның борчагы. Машны баш итеп күрү. Әйтем. Күчтәнәч май, борыч белән бергә сөт һәм тоз да салып әзерләнгән чәй (ширчәй), мамык мае тәме килгән маш боткасы һәм бодай, кукуруз ярмаларыннан пешерелгән өйрә чабаннарның туклануын шактый төрләндереп җибәрде. Т.Әйди |