МА’ЧТА и. голл. 1) Судноның диаметраль яссылыгында вертикаль урнаштырылган, җилкән беркетү, югарыдан торып күзәтү, сигнал бирү һ.б. өчен хезмәт иткән биек агач яки металл корылма. Палуба ялт иткән, мачтада дәүләт флагы җилферди, ап-ак киемле чибәр егетләр – болар барысы да пакьлек, пөхтәлек, сафлыкны күрсәтеп торалар иде. М.Мәһдиев. Мачтадагы сигнал флаглары, корабны тизрәк кузгалырга кыстап ашыктыргандай, ярсып җилфердиләр. М.Юныс. 1681 елда июль яңгырында инглиз корабле «Куин»ны шундый итеп яшен суга ки, барлык мачта һәм җиһазларын юк итеп ташлый. Кызыклар дөньясында 2) тех. Вертикаль баганадан һәм аны тарттырып торган ян трослардан гыйбарәт, радио яки телевизион антенналар ныгыту, сигналлар бирү һ.б.ш. элемтә максатлары өчен файдаланылган биек корылма. Иң авыры түбәгә мачта ныгытып, антенна тарттыру булды. Җ.Фәйзи. Телевизор мачталары Язкилде авылы өстеннән узган болытларның итәкләреннән тартып алырлык. А.Гыйләҗев |