МАЧ и. сөйл. к. масть. Кәрте, кәрте нинди Уңай төшеп тора, Һәр мач сиңа бәхет Төенен чишеп тора. Ә.Фәйзи

Мач бирү Карта яки домино уенында ялгышлык белән яки ирексездән каршы як өчен уңайлы йөреш ясау. [Домино уйнаучыларның берсе:] Я, чык. Әйдә. Мин сиңа мач бирдем. Яса алты да алты. Г.Камал. Мач булу к. мач килү. Бусы [снаряд тию] да бик мач булды, ахры, немец танкысының мотор тавышы кинәт тынып калды. Х.Камал. Ифрат та мач булып чыкты бу киңәш. А.Хәлим. Мач килү 1) Уңышлы килеп чыгу, әйбәт, отышлы булу. Менә сиңа мә! Уен мач килеп барганда гына тартып чыгардың, сезнең белән ни табарымны юньләп белмим, мәгәр биш кисәк минем яннан шуып очты… Р.Мирхәйдәров. Хәзерге яңа байларга мач килде инде, үстереп тә бирәләр баласын. Р.Мулланурова; 2) Туры килү, ярау, ошау. Сайлап киссәң дә, андый өрлекләр таба алмассың инде менә. Мач килеп торуын күр әле син аның, ә! М.Хәсәнов. Быел хатынның туган көне Сабан туена мач килүе шәп булды бит әле, әй... Р.Гаффар. Мач китерү Туры китерү, яраштыру. --- шагыйрь нәкъ шул тезмә табышмак әйтешүдә һәм җавапларын тизлек белән мач китереп кайтарып әйтә белүдә сынала. Н.Исәнбәт. Алыш-биреш ясау өчен урынны да мач китерәләр: ришвәтне базар мөнәсәбәтләре кайный торган Колхоз базарында төртәләр. Н.Вахитов. Мач төшү к. мач килү. Мач чыгу к. мач килү. Поляковның аягы җиңел, аңа һәрчак мач чыга, дип сөйләнделәр. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә