МАҺИЯТ и. гар. кит. 1) Берәр нәрсәнең, вакыйганың, күренешнең асылы, табигый хәле, табигый сыйфаты. --- гыйльме хәйванат вә гыйльме вәзаифел-әгъзаның әсасы вә хакыйкый бер фән хәленә килүе, тавышның маһияте, нәүгы вә хосусиятләре хакында тәҗрибәгә бина кылынган кануннарның кәшеф ителүе телнең табигатен тикшерүгә киң юл ачты. Җ.Вәлиди 2) Берәр күренешнең, вакыйганың, эш-хәлнең төп эчтәлеге, чыны, үзлеге, асылы. --- казанлы «милли» коммунистлар, тагын шул ук маһияттә булган кырымлылардан Исмәгыйль Фирдәвес, Осман Деренарлы һәм коммунист булмаган язучы Әхмәд Өзәнбашлы да бу «рус Гвинеясына» яки «большевистик Сахалинга», каторга әсире буларак, нәкъ шул вакытларда җибәрелгәннәр иде. Г.Баттал-Таймас |