МАҺИРЛЫК и. кит. 1) Берәр эшкә кул яту, һәвәслек тою, осталык, сәләтлелек. Сүзгә Шәрыкның --- җирдә оҗмах бакчалары үстерә белү маһирлыгы, тәхет биеклегеннән торып, чәчәннәрнең тел осталыгына баш ия белүе – бар да Сүзгә, өрфия, нәзберек таҗлы Сүзгә сыйган. М.Галиев. Менә шундый сәерлекләре-маһирлыклары бар иде Зөбәер абыегызның... М.Хуҗин. Лирик композиция төзү маһирлыгына алардан [Г.Хәйям, Г.Тукай] өйрәнүен яшерми [Х.Туфан]. Т.Галиуллин 2) күч. Гадәт. --- иптәшләре өстеннән төрле даирәләргә имзасыз шикаять һәм башка төрдәге хатлар оештыруга керешә. Ә олы шагыйрь аның мондый маһирлыгын белмичә яши бирә. Т.Галиуллин. Кимсенү гадәте барлыгын, көнләшергә маһирлыгын да белә [Сәнифә Вәсимнең]. Ә.Моталлапов |