МАҺИРЛАНУ ф. Остару, шомару, бер эшкә өйрәнеп җитү, тәҗрибә туплау. Алкин шулхәтле маһирланган бу сөйләшүгә. Аерым хәбәрләрне тапшыру белән генә канәгатьләнми ---. И.Салахов. Жәлләдем: төзәлер, эшкә күнегер, дип уйладым. Ә син, эшне җигелеп тартасы урында, яшерен җепләр үрергә маһирландың... Х.Камалов

Маһирлана төшү Маһирлыгы арту

Маһирланып бетү Тәмам маһирлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә