МАҺИР с. гар. 1. Оста, сәләтле, берәр һөнәргә булдыклылыгы, осталыгы булган. Җиде диңгез артыннан китерелгән төрле җан ияләрен карап йөрергә маһир малайлар гына бер-ике тапкыр Башкорт янына килеп, аның сәләмәгә төренгән гәүдәсенә карап тордылар ---. Р.Зәйдулла

2. хәб. функ. Оста булу. Керәшеннәр «борчак чәчәргә» – берне биш итеп сөйләргә маһир. Г.Тавлин. Ибраһим бахшы, яшь булуына да карамастан, арада акыл иясе зат иде. Язу-сызуга бик маһир. М.Әмирханов. Шәүкәт Галиев шаян, төрткеле, көтелмәгән юморны чәпәргә маһир. Р.Низамиев

3. рәв. мәгъ. Оста итеп, осталык белән. [Ат] Кура җиләгедәй бөрчекле иреннәрен маһир кыймылдатып, кулдан торт кисәкләрен дә берәм-берәм ялмап куйды. С.Лашманчы

4. и. мәгъ. Үз эшенең остасы, мастер; һөнәр иясе. Сезнең прокурорларча карашыгыздан ук минем кәрт уены маһиры, катала икәнлегемне сизгәнегезне аңладым инде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә